Тормыш юлы

Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә. Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек Матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
1927—1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста — ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында — сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931—1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр азандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934—1935), кинофикация трестында инструктор (1935—1936), «Азер« кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936—1937), Казанның 2 нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937—1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941—1945 елларда әдип — Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950—1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
Аерым журналистик язмалары һәм «Дус кеше» (1929), «Пожар» (1929), «Никуличева һәм аның иптәшләре» (1934), «Көзнең бер кичендә» (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк матбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә. Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак нигездә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» 1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады> (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.
Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951— 1952), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә солдатлар идек» (1971), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) исемле повестьлары, «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы — болар Ә. Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.
Ә. Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый торган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алдына китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә. Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.
Ә. Еникинең иҗтимагый тормыштагы актуаль мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыкты. Сиксәненче еллар башында исә «Казан утлары» журналы битләрендә (1981 ел, 10, 11 саннар; 1982 ел, 12 сан; 1985 ел, 1, 2 саннар) әдипнең яңа әсәре-— автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрде.
Ә. Еники — әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О. Гончарнын «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А. Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М. Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2 нче кисәк, 1954) романын, К. Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э. Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теле-яә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Ә. Еники —1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

"Учагыңда утың сүнмәсен"(Ә.Еники) “Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел: ...